Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

ЯЛГЫЗ АККОШ КҮЛЛӘРДӘ

Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,

Нигә ялгыз, нигә пары юк?

Парсызларның күңелләре зарлы,

Парлыларның гына зары юк.

Минем дә бар иде, аккошкаем,

Җан дускаем, очар канатым.

Әллә инде артык яратканга

Юлларымда аны югалттым.

Парсыз калса кабат кайтмый, диләр,

Кайта икән, кайта аккошлар.

Кошларны да, кешеләр шикелле,

Үзе белән йөртә язмышлар.

Төннәрендә үзәк өзгеч тавыш,

Телеп үтә күлнең өсләрен.

Аңлар өчен аккош сагышларын

Белү кирәк сөю телләрен.

Розалина Йосыпова

АК КАЛФАК

Ак калфаклар каралмасын,

Заманның җилләрендә.

Һәр гүзәл зат бәхет күреп,

Яшәсен илләрендә.

Кушымта:

Ак калфак, ак калфак,

Кал син һәрчак ак һәм пакъ.

Калфак иман билгесе,

Калфак күңел көзгесе.

Ак калфак, ак калфак,

Һәр чак ап-ак калачак.

Калфак сафлыкка төрер,

Калфак бәхет китерер!

Ак калфаклар саргаймасын,

Сандыкның төпләрендә.

Ак калфаклар – ак күгәрчен,

Булсын ил күкләрендә!

Ап-ак калфак – ак иман ул,

Ул Туган Ил, туган тел.

Милли көйләр, моңлы җырлар,

Гөреф-гадәт, саф күңел.

Ак калфак киеп әйләнә,

Күчәрендә Җир Шары.

Ак калфак нуры яктырта,

Чиксез Җиһан юлларын!

Речитатив:

Дөнья авыр дип яшәмик,

Барысы да бер уза.

Аклык, пәкълыкка чакыра,

Ак калфак башыбызда.

Әнкәй сөте кебек ап-ак,

Без кигән ап-ак калфак.

Безгә ал таң, ак бәхетләр,

Вәгъдә итә ул һәр чак.

Ап-ак булсын, гел пак булсын,

Карлардан ап-ак калфак..

Без рухлы дип, тарихлы дип,

Хәтерләтеп торачак.

Без динле дә, иманлы да,

Без данлы булдык һәр чак.

Кисәтеп тора бу хакта,

Безнең башта ак калфак!

Әбкәм-әнкәмнең калфагы,

Кызыма калыр бер көн.

Мин дөньяда иң чибәр кыз,

Дип сөенер ул һәр көн.

Ак калфак һәм түбәтәйләр,

Бер ядькәр буыннардан.

Бер изге истәлек бит ул,

Әби һәм бабайлардан!

Әлфиә Шамсутдинова

БЕЗ БИТ ШАТЛЫК ТӨРКЕМЕ

Исәнмесез, милләттәшләр!

Сәламлибез без сезне.

Шатлык алып килдек сезгә −

Без бит шатлык төркеме!

Шат–шат–шат.

Шат, шат шатлык без,

Җырлыйбыз да биибез.

Гүзәл татар телебезне,

Данлы татар телебезне

Зурлыйбыз, кадерлибез.

Шатлык алып килдек бүген

Сезнең һәммәгезгә дә.

Бергәләп күңел ачарбыз

Бик рәхәт булыр безгә.

Шат–шат–шат.

Төркемебез безнең – «Шатлык»,

Шатлыклар өләшәбез.

Әйдәгез әле бергәләп

Җырлыйбыз да биибез.

Уйныйбыз да көләбез.

Шатлыклар өләшәбез.

Шат–шат–шат.

Җыр, моң, сафлык өләшәбез,

Шатландырып һәркемне.

Сер бирмибез, сынатмыйбыз −

Без бит шатлык төркеме!

Шат – шат – шат.

ЧИБӘР ЕГЕТ

Серле карашларың белән

Син текәлеп карадың.

Син текәлеп карадың да,

Йөрәккә ук кададың.

Кушымта:

Ник текәлеп карадың да,

Гашыйк иттең үзеңә?

Кара әле чибәр егет,

Тагын кара күземә!

Көнләшәм сине кызлардан,

Гел сине уйлап йөрим.

Күреп торам кызларның да

Һәммәсе сине күзли.

Кушымта:

Гашыйк итеп син үзеңә,

Битараф каласыңмы?

Янымнан үтеп китәсең,

Мин көтәм карашыңны.

Түземлегем бетте минем,

Үзем киләм каршыңа.

Биергә сине чакырам,

Ни диярсең ансына?

Әйдә, әйдә чибәр егет,

Бие, карап күземә!

Серле карашларың белән

Гашыйк иттең үзеңә.

Люция Аблеева

ТУГАН ЯККА КАЙТТЫМ

Туган якка кайттым,

Миләш өзеп каптым

Күзләремнән тамды яшьләрем.

Ачы түгел миләш,

Сагынылган кардәш,

Кайтармыйча торды эшләрем.

Йортлар инде башка,

Алар күккә аша

Берсе-берсе белән ярышып.

Ләкин урам таный,

Миңа бармак яный

Әллә чынлап, әллә шаярып.

Миләш, синең җимеш

Бигрәк тәмле, имеш.

Туган якта микән үскәнгә?

…Төштем сукмаклардан

Килеп аръяклардан

Тик уйларым йөгерә үткәнгә.

Мәсүфә Әюпова

САГЫНУ

Кемнәр уйлап чыгаргандыр

Бу сагыну хәлләрен.

Серләремне сезгә чишәм,

Өзгәләнгән мәлләрем.

Кушымта:

Бүген төннә төшләремә

Зинһар өчен кер әле.

Яратуларыңны сөйләп,

Җанга җылы өр әле.

Сагынуларны исәпләргә

Үлчәмнәр җитмәс иде.

Күңелдәге бу сагышлар

Мәңгегә китмәс инде.

Сагынуга дәва булыр

Кош теледәй хат салсаң.

Син – минеке, мин – синеке,

Дигән антны акласаң.

САБАНТУЙ

Гомер бакый минем халкым

Сабантуйлар уйнаган.

Бар милләтне бер мәйданга

Менә шулай җыйнаган.

Кушымта:

Гөрли бүген туган якта

Ямьле сабантуйлары.

Хезмәт сөйгән якташларның

Матур хәтта уйлары…

Гасырлардан гасырларга

Бу йола күчә килә.

Берәү җырлый, берәү бии,

Ә берәү атта җилә.

Кушымта:

Бәхет, шатлык, сөенечкә

Уралган бүген халкым.

Икмәк үстеручеләрнең

Беләләр бездә хакын!…

Туй булгач, туй булсын әле

Уйнагыз, гармуннарым!…

Кунакларның күңелендә

Калсыннар җыр-моңнарым…

Кушымта:

Чигелгән сөлге эләкте,

Иң өлгер, иң шәп атка.

Сабантуйда табышканнар

Калмыйлар бездә ятка!

Рейтинг@Mail.ru