Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

ҖЫРЛА ЙӨРӘК ҖЫРЛАРЫҢ

Яр астында челтер чишмә

Җырлап ага таңнарда,

Өздереп сайрый сандугач

Су буенда талларда.

Сандугачтай тал тибрәтеп

Моңнарым сибим микән?

Әллә челтер чишмә булып

Ярлардан тибим микән?

Сандугачның тавышын алдым —

Тибрәлмәде талларым,

Челтер чишмә, таушын алгач,

Ташлап китте ярларын.

Күктән дәште җырчы тургай

Сибеп дәртле моңнарын:

Үз тавышың табып җырла,

Җырла йөрәк җырларың.

Земфир Əхъяров

ТАҢ ҖИЛЛӘРЕ

Таң җилләре, беләсеңме,

Нигә исәләр?

Алар, исеп, миннән сиңа

Сәлам илтәләр.

Таң җилләре көн дә исә,

Исә дә китә.

Синең елмаюың миңа

Гомергә житә.

Син киләсең, кояш кебек,

Җиргә нур сибеп.

Таң җилләре кала синең

Битеңнән үбеп.

Нигә, иркәм, таң җилләре

Булмадым икән?!

Мин гомергә таң җилләре

Була алмам микән…

ГҮЗӘЛЕМ

Сине эзләп иркәм, бу дөньяда

Кошлар белән оча сәламем.

Сәламнәрем барып җитәр кебек

Бар җиренә бик зур галәмнең.

Искән җилләр аша җибәрәм мин

Кайнар хисләр тулы сөюемне

Белсәң иде, иркәм, сине сагынып

Айлар, еллар буе көюемне…

Йолдызларга эйтәм сөюемне —

Бәлки, алар сиңа җиткерер?

Сөю белән тулган сәләмеңне

Бәлки, алар миңа китерер?

Ерактамы икән гүзәлем?

Ялгызлыкка ничек түзәрмен!

Мин баребер сине эзләрмен,

Алларыңа чәчәк тезәрмен.

Гөлфия Гыйзәтова

ҖАН ДУСЛАРЫМА

Бәхет икән якын дуслар булу,

Алар булгач рәхәт, күңелле.

Кыен чакта хәл дә белә алар,

Күтәрә дә белә күңелне.

Замананың ыгы-зыгысында,

Мәшәкатләр ерып яшибез.

Шул юлларны узган вакытларда

Дусларыбыз белән көчле без.

Рәхмәт әйтәм якын дуслар сезгә,

Сау-сәламәт, имин булыгыз!

Очрашулар үзе гомер бит ул,

Ешрак төшсен безгә юлыгыз.

Йөрәк үзе сайлап ала диләр

Җан дусларын гомер юлында.

Мин дә горурланып әйтә алам

Чын дусларым сезнең турында.

Рәзилә Низами

ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ

Ямьле җәй урталарында

Кызарып пешә җиләк.

Җиләк кенә чакларыбыз,

Түгелмәсен пар чиләк.

Кушымта:

Тау башында пар җиләк,

Җиләкле безнең төбәк.

Дөньяның бар ямен тоеп

Парлашып яшәү кирәк.

Җәйне күрми йөрмә әле,

Җиләкләргә йөре әле.

Чәчәкле җәй үтеп китәр,

Җәйнең тәмен бел әле.

Тау башында пар җиләк,

Җиләкле безнең төбәк.

Дөньяның бар ямен тоеп

Парлашып яшәү кирәк.

ЯЗНЫҢ КҮЗЛӘРЕ

Язның күзләре ниндиме? —

Тал бөреләре төсле.

Таллардан күзне алалмыйм, —

Мөлдерәмә бөресе.

Язның күзләре ниндиме?

Ташкын суныкы төсле.

Үзе тирән, үзе кайнар,

Ә үзе шаян, хисле!

Язның күзләре ниндиме?

Хас синең үзең төсле.

Керфек очларыңа тамам

Кояшлы яңгыр төсле.

Əнвәр Шарипов

КАР КЫЗЫ

Кар кунган якаларыңа,

Кар кунган иңнәреңә.

Теләгем шул: насип бул син

Бары үз тиңнәреңә.

Кар кунган синең башлыкка,

Һәм чигә чәчләреңә.

Гашыйк булдым мин шул чакта

Керфегең бәсләренә.

Кар кызы булып киләсең

Минем каршыларыма.

Дәва булыр микән бу кар

Йөрәк ярсуларына.

Карны эретер идем мин,

Кочакка керсәң әгәр…

Кояш чыкты – эретер инде,

Күк йөзе дә зәп-зәңгәр.

Тәнзилә Əмирхан

КАЙДА МИНЕМ ЯШЬЛЕГЕМ?

Кайда минем яшьлегем,

Эзләрен бит югалттым,

Сине эзләп, яшьлегем,

Сагыш-моңга уралдым.

Юксындыра күп еллар,

Айлы кичтәге моңнар,

Үтсәм дә мин күп юллар,

Гармун күңелдә чыңлар.

Гармунда серле тавыш,

Сөйли тора үз хәлен,

Таратып ачы сагыш,

Әрнетеп йөрәк зарын.

Тәүге гомерем башы,

Еракларга юл алды,

Кайда яшьлегем юллары,

Сезне язмыш югалтты?

Әйтче сердәшем, гармун,

Кайда минем яшьлегем?

Еллар аша синең көйдә,

Гомер кичерә моң-зарым.

АК КҮГӘРЧЕН

Ак күгәрчен бакчамда,

Оясы кар басмамда,

Гөрли таңнар атканда,

Сагыш-мөңга батканда.

Кушымта:

Ак күгәрчен ак карда,

Гөр-гөр килә бакчамда,

Пар иясе һәр җанда,

Парлы булсын һәрчакта.

Гөр-гөр килеп күтәрелә,

Канат кагып күкләргә,

Ялгыз кыен үткәрелә,

Охшаш гомер күпләргә.

Ак күгәрчен ярпынып,

Кемне соң эзли икән?

Өзелеп сөйгән ярлары,

Ансызмы яши икән?

Канатлары каерылмасын,

Үз парын эзли-эзли,

Тапканнан соң аерылмасын,

Ятларны көйли-көйли.

Ландыш Насыйрова

ӘНИЕМ

Шундый кадерле син, әнием,

Шундый акыллы син бигрәкләр

Бәхетле булсын балам, дип,

Тырыштың син бөтен көчеңә.

Тормышыма терәк булдың,

Начар сүзләрдән сакладың,

Авыр чакта син минем

Башларымнан сыйпадың.

Әни канатлары – ышык,

Курчалый ул тормыш җиленнән.

Жылы сүзе белән жылыта

Күңелемнең сүрән көннәрен.

Якты йөзе белән яктырта

Язмышымның моңсу даласын.

Назлы күзе белән назлый

Күзләремнең дымлы камышын.

Мин кайтканда сөенеп, көтеп тора

Сагындым шул, кызым!-дип әйтә.

Дөньядагы иң кадерле сүздер

Минем йөрәк бары ишеткән.

Рейтинг@Mail.ru