bannerbannerbanner
полная версияАк күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

ЯРА

Йөрәкләрдә яра төзәләме?

Төзәлә ул, кала жөйләре.

Ул күренмәсә дә кешеләргә,

Кала мәңгелеккә эзләре.

Йөрәкләре яралылар күпме?

Әйтеп булмый читтән карауга.

Яралылар бары үзе генә

Тозын сибеп тора ярага.

Яра төзәлсә дә, барыбер әрни,

Сыкрый, булмый үзгәртеп.

Була бары йөрәгеңне тотып,

Дару белән генә төзәтеп.

Басып тора бары бер уч дару

Яралы йөрәкнең сызлавын.

Кай вакытта ул да файда бирми,

Ничек түзеп лә мин яшәрмен!

Лилия Хисәметдинова

УРМАНДА

Урманнар шаулый, җырлыйлар

Искәндә җиләс җилләр.

Җанга рәхәт, куанычлы,

Урманда үтсә көннәр.

Каеннар шаулый, имәннәр,

Наратлар тезелгәннәр.

Чыршылар шундый искиткеч!

Юкәләр бөгелгәннәр.

Урманда һәр үткән мизгел

Җанга тынычлык бирә.

Кош сайраганга кушылып,

Моңлап җырлыйсы килә.

Килми торсаң, нидер җитми,

Күңелдә бушлык була.

Урманнан көч, хисләр алып,

Яшәүгә дәртең тула.

Урманнарга йөрегез сез!

Анда бар яшәү көче.

Җаныгызга ямь алыгыз,

Нур һәм яктылык өчен.

Эльвира Альшина

СИНЕҢ ЙӨРӘГЕҢ

Очраткач сине, мин аңладым,

Ни була ул икән – күңел тынычлану.

Шикләнүемне тиз ташладым,

Синең йөрәгең – минем сыену.

Ни була ул икән – күңел тынычлану?

Синең йөрәгең – минем сыену.

Мәхәббәт сүзе алды яңа мәгънә,

Яныңда тоям мин зур шатлык,

Иң караңгы вакыт бүген безгә,

Синең йөрәгең – төнге яктылык.

Яныңда тоям мин зур шатлык,

Синең йөрәгең – төнге яктылык.

Хәзер төгәл сиңа әйтә алам:

Миңа берни кирәкми синсез.

Үз фикеремә мин тугры калам,

Синең йөрәгең миңа булды диңгез.

Миңа берни кирәкми синсез,

Синең йөрәгең – диңгез.

Лилия Вәлишина

САРЫ ЯФРАК

Агачтагы сары яфрак

Төште минем учларыма.

Агачтагы сары яфрак

Керде никтер күңелемә.

Кулымдага соңгы яфрак

Карый өзеп күзләремә.

«Хуш бул», – диеп дәшә йөрәк.

Ява яңгыр пыскып җиргә.

Әкрен, әкрен шаулый туфрак.

Яна сагыш кулларымда.

Моңсу, моңсу инде бигрәк,

Җирдә кала бушлык кына.

Күз яшемне тыеп калам.

Бушлык җиңә кайчагында.

Күз яшедәй тама тамчы

Соңгы төснең яфрагына.

Яңгыр үтә, бушлык йота.

Катып калган күз яшедәй

Балкый тамчы соңгы төстә.

Бушлык канун. Әмма…

Әмма хисләр ташый…

Зөлфия Газиева

СИН КАЙЛАРДА?

Син таптың да мине, мин югалттым.

Син кайларда хәзер? Кайларда?

Син табыл да, ярдәм итче миңа,

Чуалган уйларны җайларга.

Мин эзләдем сине, тик уңышсыз.

Хәзер инде син мине эзлә.

Кабат икәү күзгә-күз карашып,

Очрашмыйча, син инде, түзмә.

Меңнәр арасыннан бары сине

Кирәк булды миңа сайларга.

Пәйда булчы, тагын, алларымда.

Син кайларда хәзер? Кайларда?

БУЛ ДУСЫМ

Бураннарда җылыт мине,

Бул ялкын.

Челләләрдә җиләс ясар

Җил, салкын.

Син-болыным, зәңгәр күктә-

Болытым.

Ап-ак чәчәккә күмелгән

Шомыртым.

Йөрәгеңдә тибрәлеп нечкә кылың,

Шул кылларга кунып сайрар

Былбылым.

Коеп яуган яңгырым син

Җиһанда.

Мин тамчылап Сөю җыям,

Учымда…

Бул Кояшым, Язым, Аем,

Йолдызым.

Һич икеләнми әйтерлек,

Чын дусым…

Күктә янган, син, иң якты

Йолдызым.

Наҗия Гәрәева

КӨЗГЕ УЙЛАНУЛАР

Көзге җилдә шыбыр-шыбыр коя

Каеннарым алтын тәңкәләр.

Кем газиз баласын өзелеп лә сөя?

Ул бит безнең әткәй-әнкәйләр.

Җылысын тоеп әни кулының

Тан аткач йокымнан уянам.

Күптән бәлигъ булган зур улымны

Буй җитмәсә дә сөям hаман.

Балаларның йөрәгендә калсын

Әнкәй кочагының җылысы.

Көзге яңгыр яуганда исенә алсын,

Сагынып ла килсен елыйсы.

Хисләр йомшак күңелле итәләр,

Кешелекле булсын кешеләр!

Ил тормышы алга китәр иде

Күбрәк булса хисле кешеләр.

Гөлназ Гафарова

ТУГАН КАПКА

Теләсәм дә бик еш ача алмыйм

Туган өем – нигез капкасын,

Язмыш җиле аны каралтса да,

Кайгы җиле килеп какмасын.

Туган капка һәркем өчен ачык

Әткәм-әнкәм үзе шикелле,

Сагынулар сагышларга салды.

Кайтам әле, кайтам бу юлы.

Ачып чыгып туган йорт капкасын

Олы юлга аяк бастым мин,

Дус-иш булдым бик күп чит-ятларга.

Сагынып көтеп алган, капкам – син.

Туган капка, зинһар, бикләнмәче,

Салдырмачы син үзеңә келә,

Ямансулап мине озатсаң да,

Исән – сау кайтуымны телә.

ШОМЫРТ КҮЗЛӘР

Шомырт җыям, шомырт җыям,

Чиләкләрем тулганчы,

Шомырт җыям, сине уйлыйм,

Уйлыйм күңелем булганчы.

Шомырттай кара күзләрең…

Белсәң иде серләрен,

Озын керфекләр яшерә

Кемнәндер сөюләрен.

Шомырттай кар күзләрне

Көн дә килә күрәсем,

Ул кемнәрне сөя икән?

Эх, килә шул беләсем!

Шомырт җыям әрәмәдә,

Күзләреңдәй каралар,

Сөюемнән күпер салам,

Якынайсын аралар.

Гузалия Гизатуллина

ВАКЫТ АТЫ

Вакыт аты һич туктамый.

Гомер инде кичкә авыша.

Хисләр көчен авызлыклап,

Акыл белән күңел кавыша.

Җилләр тарый инде күптән

Ак кылганнар кунган чәчемне.

Яшьлек юләрлеге үткән:

Арттырасы килми яшемне.

Чигендереп дистәләбен

Кайтыр идем яшьлек елларга.

Шатлыгым канатларында

Шаян җилләр белән уйнарга.

Җил-давылларны иярләп,

Таулар җырын җырлап үтәргә.

Аллы-гөлле җәйгор нурын

Төсле җепләр итеп сүтәргә.

Сүтәргә дә, шул нурлардан

Язмыш сукмакларын чигәргә.

Һәрбер көнен бу гомернең

Күмеп яшәр өчен гөлләргә…

Вакыт аты һич туктамый.

Гомер инде кичкә авыша.

Юк, кирәкмәс кире кайту!

Рәхмәтлемен шушы язмышка.

Рейтинг@Mail.ru