Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

«Ак күгәрчен» – ике тугандаш, башкорт һәм татар телләрендә иҗат итүче җыр авторлары өчен конкурс.

Ул шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә багышлана. Аның җырларын Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле җырчылары 1950 еллардан башлап башкарган hәм башкара. Конкурс, җырга салырга мөмкин булган шигырьләргә багышланып, 2021 елның 28 октябрендә шагыйрьнең тууына 90 ел тулган көндә старт алды.

Аны оештыру идеясе белән Башкортстанның Кырмыскалы районы – Расих Ханнановның кече ватаны – hәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге чыкты. Проект Мәдәни башлангычларның Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

2022 елда конкурста Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Самара, Пермь, Ульяновск, Вильнюс hәм башка төбәкләрдән башкорт hәм татар телендә язган 60 шагырнын катнашты. Жюри составына күренекле әдәбият белгечләре, Башкортстан һәм Татарстанның легендар җырчылары керде. Жюри рәисе – композитор, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов булды.

Бу китапка конкурста катнашкан авторларның шигырьләре тупланды.

Расих Нургали улы Ханнанов

Башкорт АССРының атказанган мәдәният эшлеклесе, Башкортстан Республикасының «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияткә керткән өлеше өчен» мактау билгесе иясе.

Ул «сугыш чоры балалары» буынына карый: 1931 елда Кырмыскалы авылында туган, сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән, яшьли әтисен югалткан, өлкәннәргә ярдәм итеп, «Фронт өчен, җиңү өчен» девизы астында колхозда эшләгән.

Ватанпәрвәрлек һәм төрле милләт кешеләренең үзара ярдәмләшеп яшәү рәвешенә ул гомер буе тугры калды. Иҗат юлын район гәзитендә башлап, ул бик тиз абруйлы журналистка әверелә, Уфага, «Кызыл таң» гәзитенә эшкә чакырыла, биредә 40 ел эчендә әдәби хезмәткәрдән баш мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтә.

Расих Ханнанов әдәбиятка 1950 елларда килә, проза, поэзия, пьесалар яза. Аның 30 китабы, компакт-дисклары, аудиокитаплары дөнья күрде. Аның пьесалары буенча спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Сибай драма театры, Мәскәү, Үзбәкстан, Казахстан халык театрларында сәхнәгә куелды.

Шагыйрьны яраткан жанры – робагыйлар, ул – меңнән артык фәлсәфи дүртьюллыклар авторы. Популяр «Туган тел» телеканалы аның шигырьләренә яңы жанр – «шигъри паузалар» – циклын иҗат итте.

Башкорт һәм татар телләрендә язган җырлары шагыйрьгә зур танылу алып килә. Башкортстанның иң күренекле композиторлары Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов, Данил Хәсәншин һәм башкалар тарафыннан аның шигырьләренә 200дән артык җыр языла. Аларны Башкортстан һәм Татарстанның легендар җырчылары Илфак Смаков, Хәйдәр Бигичев, Идрис Газиев, Зәки Мәхмүтов, Радик Гәрәев, Гали Хәмзин, Нәзифә Кадыйрова башкарды.

Бу җырлар конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулады: мәсәлән, «Күр әле бер генә» җыры Швециядә узган Халыкара конкурста Гран-прига лаек булды, «Ялгыз аккош күлләрдә» Татарстанда «Ел җыры» дип танылды.

Алсу Сафина «Әткәй» җырын Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда башкарды. «Минем Уфам – Уралның саф гөле» җыры өчен шагыйрь Уфада «Башкала казанышы» премиясенә лаек булды.

Расих Ханнанов яшь журналистлар һәм әдәбият сөючеләрнең тулы бер буынын тәрбияләде, аларга укучы һәм тыңлаучы белән үзара бәйләнеш булдыруда һәрвакыт ярдәм итәргә омтылды. Шуңа күрә «Ак күгәрчен» конкурсын аның истәлегенә багышлау турында карар кабул ителде. 2020 елда вафатына кадәр соңгы язылган җыры «Ак күгәрчен» дип аталганлыктан, конкурс шулай дип исемләнде.

АК КҮГӘРЧЕН – ОҖМАХ КОШЫ

Тәрәзәм төбенә тышкы яктан

Көн дә ак күгәрчен куна.

Куна да ул, күзен мөлдерәтеп,

Миңа карап тора тын гына.

Кайдан килә ул, бармы хуҗасы,

Әллә югалтканмы оясын?

Ялгызлыкта үзең калсаң гына,

Читләр хәлен нечкә тоясын!

Ул соңласа, мин борчыла башлыйм,

Әйтерсең лә, нәни туганым,

Һәм сизәм мин шул чак күңелемнең

Нәфис хисләр белән тулганын.

«Куып җибәр!» – диләр. Бу мөмкинме?

Аның йөрәге дә ялкындыр.

Хакым бармы начарлык эшләргә,

Бәлки, ул кош синең җанындыр.

ӘТКӘЙ

Минем әткәй көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта,

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.

Әткәй, әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса

Син дә безгә шулай кадерле.

Минем әткәй көн дә эшкә китә,

Йолдызларны кайта ияртеп.

Йолдызлар да йоклап китә кебек

Әтиемнән әкият сөйләтеп.

1  2  3  4  5  6  7  8 
Рейтинг@Mail.ru