Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Флюр Абдракипов

УФА КИЧЛӘРЕ

Күңел түремдә саклана

Уфа кичләре.

Яшлек моңына уралган

Сирен исләре.

Кушымта:

Серле Уфа кичләрендә

Мин сине таптым.

Гомерлеккә ярым булдың,

Сине яраттым.

Агиделдә балкып яна

Уфа утлары.

Онытылмас хискә чумган

Шул минутларым.

Җилкендерә саф мәхәббәт,

Якты хыяллар.

Сөю тулы йөрәгемә

Дөнья сыядыр.

РЕЗИДАЛАР

Резида гөлләре үсә

Гөлбакчамның түрендә.

Берсе ямьли тирә якны,

Берсе йөрәк түремдә.

Кушымта:

Мәхәббәтем Резидамны

Бигрәк инде яратам.

Назлы гөлләремә күмеп

Тик үземә каратам.

Резида гөлләрем матур,

Бүтәнгә чагыштырмам.

Сөйгән ярым Резиданы

Ятларга алыштырмам.

Резидам минем язмышым,

Көтәм сине күрергә.

Бакчабызда гөлләр үсәр

Бергә булыйк гомергә.

Рәфига Усманова

АЛМАЛАР ӨЗЕЛДЕ, ӨЗЕЛДЕ

Алмалар исенә исердең,

Уч төптәген жиргә төшердең.

Карашың бүтәнгә күчердең,

Хыянәтең авыр кичердем.

Кушымта:

Алмалар пештеләр алланып,

Йөрәгем утына ялманып.

Алмалар өзелде, өзелде,

Бакчамда көз инде, көз инде.

Пешкәне сутлыдыр алманың,

Борылып күзең дә салмадың.

Синнән башка яши алмамын,

«Син – алсу алмам» – дип алдадың.

Алмаларны жыеп алыгыз,

Сөлгеләргә юып салыгыз.

Алмадай гомердә гомергә

Пар алмадай бергә калыгыз.

Кушымта:

Алмалар пештеләр алланып,

Йөрәгем утына ялманып.

Алмалар өзелде, өзелде,

Бакчамда көз инде, көз инде.

ЦУНАМИ

Бар дөньямны ялмап алды

Утлы хис, тынмас тойгы.

Сихермени? Йөрәгемне

Үзенә бәйләп куйды.

Кушымта:

Әйтеп торам: «Ярамый!».

Аңламый, тыңламый.

Мәхәббәтем, – дулкын, вулкан,

Йөрәгемдә цунами.

Цунами,

Цунами,

Йөрәгемдә цунами…

Хисләр ташты, йокы качты,

Күңел кая тартыла?

Дулкын сымак чайпалдырып,

Әллә кая чакыра.

Кушымта.

Давыл, гарасаты белән

Күңелдә диңгез шаулый.

Бер канунга да буйсынмый,

Дөньядан нидер даулый.

Кушымта:

Әйтеп торам: «Ярамый!»

Аңламый, тыңламый.

Мәхәббәтем дулкын, вулкан,

Йөрәгемдә цунами.

Цунами,

Цунами,

Йөрәгемдә цунами.

Венер Фаттахов

ӘТКӘЙ ЙОРТЫ

Күләгәсендә чәчәкләр,

Тәрәзәдә алмагач,

Үпкәлидер алмалары

Җыючысы булмагач.

Кушымта:

Әткәй йорты, әнкәй йорты,

Алмалары коелган.

Эх, чабып бер кайтыр идем,

Юллар инде уелган.

Алмагачның күләгәсен

Баскан алтын яфраклар.

Тик төшләргә генә керә

Туып үскән туфраклар.

Өем түгел, илем дә бит

Чүп-үлән асларында.

Эх, әтиле йортка кайтып

Үләнгә капланырга!

АК ЙОЗАКЛЫ АК ИШЕК

Ак йозаклы йорт алдында

Калды яшьлек еллары.

Җәйләр саен бер урарга,

Эх, кая соң юллары?

Кушымта:

Ак йозаклы ак ишекне

Ак томаннар каплаган.

Ничә еллар инде кайтып

Шакыр вакыт тапмаган.

Ак йозаклы ак ишекне

Ачы җилләр шакыйдыр.

Күпләр микән туган якка

Кайтыр вакыт тапмыйдыр!?

Җилләр белән колакларга

Килә ишек тавышы.

Ак йозакта ак томандыр,

Эх, эчетә сагышы!

Томан аша чая яшьлек,

Кайтыгыз, дип чакыра.

Кайтып шунда, ишек шакып,

Эх, торырга чак кына!

Фәния Габидуллина

ТӨШЛӘРЕМНӘН ГЕНӘ ЮГАЛМА

Сагынуларым булып кайтасыңмы,—

Көн дә сине төшләремдә күрәм.

Ник әйттем соң юксынырлык булгач:

«Сине түгел, башка берне сөям»…

Томан арасыннан елмаясың,

Күзләреңдә сөю уты һаман.

Йөгереп барып кочаклыйсы иде,

Тик арада ята куе томан.

Үкенүләрем булып керәсеңме

Төшләремә минем кабат-кабат.

Күңелемнең бер ярсу чагында

Үзем әйттем: «Башка берне ярат!»

Хәзер менә сагынып көтеп алам,

Төшләремдә елмай кабаттан.

Күкрәгеңә ятып елар идем…

Ни кызганыч, инде таң аткан.

МАЯГЫМ БУЛ

Мин бәхетле, —

Яннарымда тик син булсаң.

Иңнәремдә

Кулларыңның көчен тойсам.

Мин өметле

Күзләреңдә нурлар күрсәм,

Шул нурларда

Йөрәгемә юллар үрсәң.

Сабыр идем.

Ашкынырга син өйрәттең.

Салкын идем, —

Учагымда куз көйрәттең.

Иркәләмә, —

Назга туймас сабый иттең.

Үпкәләмим, —

Көлгә калып янып беттем.

Мин гашыйкмын

Гайрәт ташкан буй-сыныңа,

Тик ашыкмыйк

Сихри хискә буйсынырга.

Чуалтырбыз

Сихри серле ул йомгакны.

Югалтырбыз

Бергә йөрер ул сукмакны.

Мин табынам

Синең сүзгә, назга, моңга.

Юк, абынмам,

Булсаң маяк ул упкында.

Илгиз Əхмəтов

РЕКВИЕМ

Тузгытып олы юл тузанын

Булачак солдатлар тезелде.

Кем көлде, елады: кайдадыр

Соңгы кыл зыңгылдап өзелде…

Бер мизгел – аралар өзелде

Бетмәстәй чакрымнар тезелде

Ә җанга – алдагы кайгылар,

Мәнгелек югалту сизелде…

Солдатлар тезелде,

Хыяллар төзелде —

Өметлэр озелде…

Ничек тә түзелде…

Керфекләр аркылы күз яше сөзелде…

Малайлар хезмәткә киттеләр —

Җаннарын тупларга җиктеләр…

Кан акты… Хыяллар беттеләр…

Үлемгә балалар киттеләр…

Үлемнән яшәүгә бу ара

Ни гаеп, бу хезмәт – ни чара?

Я Афган, я Чичен сугышы

Көйдерә сабыйлар сулышын…

Кемнәрдер югала…

Кем читкә юл ала…

Шат йөзләр карала…

Балалар баш сала…

Кайгылы ананың зиһене тарала…

Онтылды гудоклар тавышы.

Тик хәтер бер тынга карышып

Бирмәскә тырыша үткәнне:

Онытма аналар көткәнне!

Тормышның тузанлы юлыннан,

Мәңгелек чәчәкле болыннан

Яшь буын тынычлап атласын,

Кан койган корбанны акласын!

Йөрәктә сакласын!

Һәм горур атласын!

Ватанын якласын!

Дошманнан сакласын!

Туган җир ул изге –

Сугыштан сакласын!

Рейтинг@Mail.ru