Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Камилә Латыпова

КҮБӘЛӘКЛӘР

Күбәләкләр оча, күбәләкләр оча, кояшны бик каты сагынып.

Күбәләкләр оча, күбәләкләр оча, җәйге җылыга канатларын җәеп.

Үзләрен сакламыйлар җәйге көннәр буенча.

Көйләрен сайрамыйлар, җырлый да белмичә.

Бәгерем, йугерәм синең янга, бик соң аңлыйм…

Күңелемне карангылык баса, инде берүзем, куркам.

Безнең урамнар, нурлы күзләр – берсе дә онытылмый.

Бергә булган кадерле көннәр, томан кебек, еракта ери.

Күбәләкләр оча, күбәләкләр оча, кояшны бик каты сагынып.

Күбәләкләр оча, күбәләкләр оча, җәйге җылыга канатларын җәеп.

Үзләрен сакламыйлар җәйге көннәр буенча.

Көйләрен сайрамыйлар, җырлый да белмичә.

Инде тоела таң, төрле бизәкле төсләрдә.

Бик боектыр җаным, сүнәдер ул.

Юллар сузыла, гүя илтә мине бик ерак җирләргә.

Кайгыру һаман һаваларда йөри, йөрәгемдә кала мәңгегә.

Күбәләкләр оча, күбәләкләр оча.

Лидия Мавлютова

КЫСТЫБЫЙ

Кыстыбый, кыстыбый, кыстыбый:

Камырга бәрәнге кыстырган.

Онытып тәмеңне һич булмый:

Балачак кенемдә сакланган.

Әбиләр, әниләр пешергән,

Җәймәләр тутырган бер өстәл.

Майланып авызда эрөгән,

Гомергә кыстыбый гел истә.

Балачак бик кыска дөньяда,

Сизелми бер үтә дә китә.

Язмышлар, узмышлар юлында

Бер гөнә нур булып «ялт!» – итә.

Әле мин ашамлык пешерәм,

Гел тәмле кыстыбый табында.

Оныклар кырына китерәм,

Тантана, бәйрәмнәр алдында.

Рүзидә Фазлыева

ТАМЧЫ

Юлда калган эзләреңә

Карап күзләрем талды.

Шул чагында моңсу гына

Эркелеп тамчы тамды.

Аңламыймчы, тама икән

Тамчыларның кайсысы?

Күзләремнең яше микән,

Әллә яңгыр тамчысы?

Аймылыш эзләрең юып,

Юлыма тама тамчы.

Күз яше ачы булса да,

Җырымнан китми калчы.

МИН РОМАШКА ТӨЙМӘСЕ ТӨСЛЕ

Сагышланудан чәчемне

Сары төскә буядым.

Көзгегә карый алмыйча,

Авыр сулап куямын.

Син киткәч мине ташлап,

Ак күлмәгем кимәмен.

Мин ромашка төймәсе төсле,

Гүя саргайган төймәмен.

Өзгәләнгән күңелемнән

Тамып төшә күз яше.

Сөюемне әйттем сиңа,

Аңламадың – бик әче.

Сынып, сызлап бетәлмәслек,

Сагынуыма әйләндең.

Күктә никах укылмаган,

Язмышка кыз-сәйләннең.

Ильдар Хафизов

КӨЛ ӘЛЕ БЕР

Көл әле бер, дөньяңны онытып,

Сандугачлар отып сайрарлык.

Кара әле күзләрең тутырып,

Йөрәгемдә хисләр кайнарлык.

Көл әле бер, дөньяңны онытып,

Сагыш болытларын куарлык.

Боекларның күңел көзгесеннән

Моң-зар тузаннарын юарлык.

Көл әле бер, дөньяңны онытып,

Кабатланмас сихри чың булып.

Котылгысыз тарта мине һаман

Күзләреңнең тирән чоңгылы…

БАРМЫ СИНЕ МИНДӘЙ ЯРАТКАН

Җирдә тагын берәү бармы икән

Сиңа миндәй бәхет теләгән?

Син кояшым гомер күгендәге,

Ә мин бары синең күләгәң.

Җирдә тагын берәү бармы икән

Минем кебек сиңа табынган?

Син йолдызым еллар томанында

Адаштырмас өчен кабынган.

Җирдә тагын берәү бармы икән

Минем кебек сине яраткан.

Исемеңне йөрәгендә туган

Җырларына кушып тараткан?

Җирдә бармы берәү синең өчен

Суга батып, утка керердәй?

Ә мин әзер икеләнеп тормый

Синең хакка җаным бирергә.

Рәис Нәбиуллин

ОНЫТМАГЫЗ, ТУГАННАР

Гомер бетеп, бакыйлыкка күчкәч,

Мин кайтырмын сезне сагынып.

Якты кояш булып, нурлар сибеп,

Алсу таңнар булып кабынып.

Яз керсәгез алма бакчасына,

Чәчкә аткан булыр алмагач.

Каршы алган сезне ул бакчада

Мин булырмын – сары сандугач.

Куандырып сезне тугайларда

Мин чәчкәләр булып үсәрмен.

Күңелегез мине сагынганда

Йомшак җилләр булып исәрмен.

Урманнарда әгәр адашсагыз,

Кәккүк булып сезне эзләрмен.

Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән

Тургай булып сезне күзләрмен.

Яз керсәгез алма бакчасына,

Чәчкә аткан булыр алмагач.

Каршы алган сезне ул бакчада

Мин булырмын – сары сандугач.

Куандырып сезне тугайларда

Мин чәчкәләр булып үсәрмен.

Күңелегез мине сагынганда

Йомшак җилләр булып исәрмен.

Урманнарда әгәр адашсагыз,

Кәккүк булып сезне эзләрмен.

Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән

Тургай булып сезне күзләрмен.

Сезнең белән бергә була алмам:

Кичерегез исән булганнар.

Сезгә минем бары тик бер теләк:

Онытмагыз мине, туганнар!

Лилия Кашапова

ЯШЬЛЕК ТАҢЫНДА

Ак күгәрчен тотып туй көнендә

Очырдык без яшьлек таңында.

Ак канатлы иң саф, иң шат көннәр

Искә төшә тагын, тагын да.

Хыялларның бергә йөзгән чагы,

Тормышларның гүзәл мизгеле.

Син бүген дә минем өчен кояш,

Галәм бүләгенең бер гөле.

Гөл-чәчәгем, кочам, күккә очам,

Мәхәббәтем, иркәм, юлдашым.

Сиңа бүләк булсын йөрәк җырым,

Бердәнберем, бәгьрем, кояшым!

Дина Хайруллина

БАБАЕМ ҺӘМ БӘБӘЕМ (шаян җыр)

Бабаемның җаны бәбәй

Бик ихлас ул, эчкерсез;

Яши бирә инде шулай –

Гомер сөрә мәкерсез.

Бабай эчендәге бәбәй

Кәефне кыра кайчак:

Үзен-үзе кимсеткәндәй

Әйткән сүзе шыр борчак.

Кайчак аның бабайлыгы

Үзен күрсәтеп ала:

Артык сакчыл, шикләнгәндәй

Йөзен җыерып тора.

Белми торам – кем эргәмдә –

Бабаймы, әллә бәбәй?

Якын минем күңелемә

Чал башлы олпат бәбәй.

Рейтинг@Mail.ru