bannerbannerbanner
полная версияАк күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Расих Ханнанов
Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

ӨЛГЕРМӘДЕК

Кайгырсаң да, саргайсаң да

Яшьлек калды еракта

Сагынмыйча мөмкинме соң

Ул бит бәхетле чаклар!

Их, бу дөнья, нигә бик тиз

Әйләнә тәгәрмәчең?

Кадерлеләр ташлап китә

Сагыш суыра көчем…

Анда калды басуларым,

Гөлчәчәкле тугаем

Артта калгач кына күрәм,

Чагыштырып, мөгаен…

Их, бу дөнья, нигә бик тиз

Әйләнәнә тәгәрмәчең?

Кадерлеләр ташлап китә

Без яшибез кем өчен…

Яшь барганга яңарадыр

Шул чагу хәтирәләр

Әби-бабай иркәләүе,

Болындагы тирәкләр…

Их, бу дөнья, нигә бик тиз

Әйләнә тәгррмәчең?

Кадерлеләр ташлап китә…

Күрәсең, синең үчең.

Сәрия Вахитова

БЕЗ БИТ БЕРГӘ (дуэт)

Егет. Иртә таңнан күзем ачсам,

Уемда син.

Күктән төшкән илаһи зат

Минем өчен.

Алларыңда телсез калам

Сине күрсәм

Уйларымда тик син генә,

Көтәм, көтәм..

Кыз. Адымнарым очкан коштай —

Барам сиңа,

Бәхетемнең ачкычларын

Табам синдә.

Адашмамын булган чакта

Куллар кулда.

Киртәләрне бергә җиңик

Барыр юлда.

Кушымта.

Безнең йөрәк бергә тибә —

Без бит бергә.

Ходай безне кавыштырган

Бар гомергә.

Сөю догаларын укып

Яшик бергә.

Бәхет, сөю нурын сибеп Тирә-юньгә.

Кыз. Әгәр сиңа кит дисәм дә,

Син ышанма

Тел әйтсә дә, йөрәк әйтмәс,

Сөю барда

Синсез яшәү яшәү түгел,

Сөям сине.

Киләчәгемнең бәхетен

Күрәм синдә.

Егет. Сукыр кебек адашсам да

Мин аппагым,

Мәхәббәткә тап төшерми

Мин саклармын

Йөрәгемдә сиңа булган

Сөю ята.

Сиңа булган саф хисләрем

Чәчәк ата.

Сөмбелә Ибраhимова

ЧИШМӘЛӘР

Мең аһәңле була икән

Чишмәләрнең агышлары,

Кешеләр күк аларның да

Буладыр үз язмышлары.

Әбиемнең чулпы чыңын

Хәтерләтеп ага берсе,

Таш астыннан бәреп чыккан –

Шаулап тора икенчесе.

Өченчесе сагышлырак,

Челтерәве салмак икән.

Суга килми сылу кызлар…

Шуңа да ул моңлы микән?

Күпме хисләр, күпме серләр!

Су тавышы, кош авазы…

Чишмәләрдә туган якның

Чал тарихы, кайтавазы.

АКЛЫК ИЛЕНДӘ

Кышкы кичтә ак тәңкәләр

Җемелдәшә ай нурында.

Карларның бар матурлыгы-

Энҗе булып балкуында.

Төшә карлар бөтерелеп,

Йолдызларны ияртеп тә.

Бу сафлыкка сокланырлык,

Бу аклыкны сөярлек тә.

Көмеш урам уртасыннан

Атлап килә ике гашыйк.

Урамда – кыш, күңелләре

Киткән кыштан саубуллашып.

Аклык илен кичә-кичә

Атлый алар таңга таба.

Бәхет теләп үзләренә

Чәчәк – чәчәк карлар ява.

Әлфиә Латыпова

ТУЗГАНАК БУРАННАРЫ

Тузганаклар гөлләмәсен

Чәчләремә кададың.

Назлар тулы карашыңны

Мөхәббәткә юрадым.

Мөхәббәт түгел икән дә,

Шаяру бары гына.

Чәчәкләрең әйләнделәр

Тузганак мамыгына.

Сары, сары, сары микән

Сөюләрнең уз төсе?

Узең – ялкын, узең – салкын

Нәкъ тузганаклар төсле.

Ышандым карашларыңа,

Эредем кочагыңда…

Сузләрең ап-ак мамыктай

Жилләргә очты гына.

Иркәләп кара күземә,

Ал мине кулларыңа.

Икәүләп кереп адашыйк

Тузганак буранына.

АК ӨМЕТЛӘР

Хыялларым, жимерелеп,

Жаннарыма ауган сыман.

Чак-чак торган куңелемә

Ап-ак томан сарган сыман.

Ак томаннар арасыннан

Ак өметләр юлын табар,

Сунде дигән йолдызларым

Эр-яңадан балкып янар.

Ак томаннар, ак томаннар,

Югалыгыз, таралыгыз!

Сүнеп барган өметләрем,

Боре булып яралыгыз!

Өметләрең өзелгәндә,

Авыр була яшәүләре.

Куңел көтә жылы сүзләр,

Иркә, назлы дәшүләрне.

Кыл өстендә калганда да,

Бирешмә син, өмет өзмә.

Ходай өеп бәхет бирер

Тузә белеп тузгәннәргә.

Юныс Миңлемәхәммәтов

КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ

Дөньяларга кеше елап туа,

Вакыт җиткәч, китә елатып.

Кыскамы ул, озынмы ул – гомер,

Күз яшьләре йөри озатып.

Шатлыкмы ул, олы кайгымы ул,

Күз яшьләре битне чылата.

Адәм баласының күңеле тула —

Күңел тулы булгач – елата!

Күз яшьләре авыртуны баса,

Күз яшьләре аклый караны.

Кайчак яшьләр оныттыра ала

Күңелләрдә булган яраны…

Дөньяларга кеше елап туа,

Алдан белә әллә язмышын?

Алдан белми шул ул, белгән булса,

Кабатламас иде ялгышын.

КӨТ, ТУГАН ЯК

Туган илем, газиз җирем,

Кайтыр якка чыгам бүген,

Очар кошлар белән бер иштән.

Алар белә сиңа юлны,

Сагыш булып туган моңны

Кошлар тавышында ишетәм.

Сагындыра, юк чаралар,

Кабат мине чакыралар

Челтрәп аккан йөгерек чишмәләр.

Иксез-чиксез урманнарым,

Иркен болын, киң кырларым

«Кайт син, балам!» – диеп дәшәләр.

Яшәсәм дә күптән читтә,

Очрашуны өзелеп көтәм,

Сагынганнар аңлар хәлемне.

Туган якка җаным тарта,

Хатирәләр якынайта

Күрешүләр көткән мәлемне.

Кайтыр җирең булу-бәхет,

Туган ягым, син бары көт,

Читтә гомер иткән улыңны.

Җилгә кушып салам алдан,

Юл күрсәткән кошчыклардан

Отып алган сагыну җырымны.

Мәйрүзә Насырова

ЧИТКӘ КИТКӘННӘН СОРА

Чит җирләргә китәбез дә

Шунда үтә гомерләр,

Туган яклар искә төшсә,

Тула безнең күңелләр.

Яшьләр тула күзебезгә,

Моң саркыла күңелгә,

Очып кына кайтыр идек,

Куллар канат түгел лә.

Чит якларда үтә гомер

Чишмә буен сагынып,

Төштә сайрый сандугачлар

Талларында кагынып.

Җиләк пешкән аландагы

Сукмаклар сагындыра…

Туган җирнең ямен, тәмен

Читкә киткәннән сора.

Рейтинг@Mail.ru