bannerbannerbanner
Беседы с Тукаем \/ Тукай белән әңгәмәләр

Зиннур Мансуров
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

ТУКАЙ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘР

КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА

Үзенә лаеклы югарылыкта торган әдәбиятыбыз фәнендә Габдулла Тукай иҗаты төрле яклап өйрәнелгән. Әмма безнең сөекле шагыйребез бөек затлар исәбенә керә, шуңа күрә аның дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Ә бәһаләү кысаларына сыймас әдәби мирасның яңадан-яңа якларын тәфтишләп күрсәтүгә, кабатланмас серле хәзинәнең яшерен кыйммәтләрен бөртекләп барлауга ихтыяҗ һәрвакыт зур. Әлбәттә, мондый перспектив максатка шәхес – чор – иҗат бергәлеге ачкычында гына, яңа ысуллар кулланган чакта гына ирешеп була.

Китапның исеменнән күренгәнчә, ошбу үзенчәлекле проектны гамәлгә ашырганда үтемле саналган әңгәмә шәкеле файдаланылды. Моның ише алымның отышлы ягы шунда: ачыктан-ачык фикер алышу барышында сөйләшү үзәгендә торган шәхеснең асылы чагыштырмача тизрәк ачыла, гәпләшү дәвамлы һәм гамьле булса, кешенең үз авызы белән әйткән чын-хак сүзләреннән халык яшәешенең тулы картинасы күзаллана. Милләт хакын даулап көрәшкән шагыйрь белән әңгәмәләрдә исә безнең дөнья сурәтендәге торышыбыз бигрәк тә ачык чагыла. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдерелгән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә җыела ки, фикри сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы иҗаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Шунысы да мөһим, әңгәмә вакытында күпләрне кызыксындырып торган төрледән-төрле сорауларга шагыйрьнең үзеннән шундук әтрафлы җавап алырга мөмкин.

Сөйләшү барышында куелган сорауларга җаваплар Габдулла Тукайның 1–5 нче томнарыннан (Татар. кит. нәшр., 1985–1986) алынды. Әңгәмәләрдә тәрҗемәләр кулланылмады. Авторның тезмә әсәрләреннән китерелгән өземтәләр күпчелек очракта чәчмә язылышына күчерелде. Бер җавапта төрле текстлардагы фикерләр файдаланылган чакта тоташ фраза тәмамланган урында күп нокталар куелды. Кайбер җаваплар бирелешендә Габдулла Тукайның башка җәһәттән әйтелгән сүзләре дә кулланылды, әмма алар шагыйрьнең сөйләү-язу өслүбе үзенчәлекләренә аваздаш булган шартта гына кертелде. Һәрхәлдә, иҗатчының фикерләү рәвешенә ниндидер хилафлык килмәгәндер. Китапта тәкъдим ителгән «Тукайча татар кодексы» да нәкъ шундый ук гомуми принциплар нигезендә әзерләнде. Әсәрләрдә очрый торган гарәп-фарсы алынмаларының аңлатмасы, башка телдә әйтелгән аерым гыйбарәләрнең тәрҗемәсе бит төшермәләре рәвешендә урнаштырылды.

Кадерле укучылар! Әйдәгез, күпне кичергән халкыбыз белән киләчәккә атлаучы Габдулла Тукайга үзебезне аеруча борчыган сорауларны биреп, аннан милләтебезнең лаеклы дәвамчысына кирәк булган кыйммәтле киңәш-күрсәтмәләрне тагын бер мәртәбә алырга ашыгыйк, рухи әләмчебезгә әверелгән шагыйрьнең еллар үткән саен тирәнрәк ачыла барган бөеклегенә янәдән инаныйк.

ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ

Каләм әһелләре әледән-әле искәрткәнчә, һәрбер әдип насыйп гомере дәвамында үзенең бердәнбер зур китабын яза. Табигый ки, олуг талант ияләре тарафыннан иҗат ителгән мондый фолиант ил-көн өчен бәһаләп бетергесез рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерергә мөмкин. Әгәр шулай икән, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәреслегенә тиңли алабыз. Чыннан да, аның даһилык белән тудырылган иҗаты биниһая тәгълим мөмкинлекләренә юл ача. Бары тик аннан зирәкләрчә файдалана белергә генә кирәк. Мондый затның классик әсәрләрендәге барлык сүзе генә түгел, хәтта һәрбер ым-ишарәсе газиз милләтенә хезмәт итәргә тиеш.

Нәкъ менә шушы куллану осталыгы җәһәтеннән без үз вазифабызны тулы күләмдә үтәүгә ирешәбезме соң? Раслап әйтү кыен. Әнә, Габдулла Тукайның җәрәхәтле бәгыреннән савылган әлеге «бердәнбер китабы» эченнән «Татар кодексы»н үтәли күреп, аны халкыбыз дикъкатенә юнәлтер өчен дә безләргә бер гасырдан артык вакыт кирәк булды. Аһ, аянычлы кыска гомер шәме ике яктан янып килмәсә яки кемдер тарафыннан җаваплы йөкләмә куелса, шагыйрь аны үзе дә кәгазьгә төшереп калдырыр иде. Берничә нашир тәрҗемәи хәлен язып бирүен үтенгәч, «Исемдә калганнар» рисаләсенә тотынырга кулы җиткән ләбаса. Җәмәгатьчелек вәкилләре сорагач, «Шәрекъ клубы»нда халык әдәбияты турында лекция әзерләп укырга да, «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән дәреслек-хрестоматиясен төзергә дә өлгергән.

Ә татар халкын озын-озак гасырлар дәвамында тәрбияли алырлык ошбу кодекска килгәндә, сүз дә юк, Габдулла Тукай аны үзенең язганнарында ярылып яткан тәҗрибә нигезендә әзерләр иде. Нишлисең, әлеге эшне тиешенчә ахырына җиткерү бөтен җаваплылыгы белән безгә тапшырылган. Шик-шөбһә тумасын, сезнең игътибарга кануни шәкелдәрәк тәкъдим ителгән бу җыелма төп-төгәл шагыйрь каләме теркәп калдырган сүзләрдән генә тора. Хәрефкә-хәреф туры килә, дип, нәкъ шундый очракта әйтеләдер. Хәтта бүлекләрнең исеме дә аның әсәрләре тукымасыннан алынды. Кодекстан файдалану барышын җиңеләйтү максатыннан, нибары тәртип саннары гына өстәлде. Алары да шагыйрь өслүбе өчен ят түгел, Габдулла Тукай бүлем рәкымнәрен шактый еш кулланган.

Инде шундый искәрмә дә биреп үтәргә кирәк: кодекс калыбындагы әлеге уй-фикерләр ниндидер депутатлар төркеме тарафыннан түгел, ә аерым шагыйрь исеменнән юридик таләпләрне күздә тотмыйча язылган. Монда шәхси башлангычның өстенлек итүе табигый. Шул ук вакытта көрәшче әдипнең фикри сөземтәләре дәүләти югарылыктагы иҗтимагый гомумиләштерүләрдән дә мәхрүм түгел. Кыскасы, боларның һәммәсен дә белеп тору лаземдер.

Тукайлы язмышыбызга рәхмәтләр белдерик. Пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән әлеге мөкатдәс бүләге, иҗтиһатка өндәүче әманәт буларак, татар халкының алгарышына янә бер ныклы нигез ташы рәвешендә салынсын. Аллаһ теләктәшлек кылсын.

Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф ТУКАЕВ1
I. Керешү сүзе. Алла гыйшкы хакына

1. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим…

 
Без дә бер кешедәй дус булыйк Алла гыйшкы хакына;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк Алла гыйшкы хакына.
 
 
Милләтнең күңеле Аңа юнәлсен Алла гыйшкы хакына;
Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.
 
 
Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә
                                                                  Алла гыйшкы хакына…
 
 
Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына.
 
 
Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, –
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына.
 
 
Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына…
 
 
Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.
 

2. Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел… Һәрвакыт Аллаһы Тәгалә хәзрәте күңелеңезгә тәүфикъ нуры кертеп изгелек кыйлмак… Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая: мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә…

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән… Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер… Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем – үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр…

Ярдәмендә һәр заманда Алла бар; ал җәсарәт2, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!.. И Алла! Алга китүебезгә, югары күтәрелүебезгә булышлык итүчеләргә ярдәм бир!..

Һәр ничек хәер-фатихада булышаек… Эшләреңездә парлак сурәттә муаффәкъ булуыңызны3 телим… Алла сезне һәр ике йортта (дөньяда да, ахирәттә дә) бәхетле итсен… Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын… Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын.

II. Баланың язмышы ата-анасына тапшырыла

1. Көлле мәүлүдин юләде галя фитърәтел-ислами, фәминә әбәваһе йөһәввиданиһи вә йөнәссыйраниһи вә йөмәҗҗисанаһи…

Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир4: һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә5 туа.

Баланың язмышы, ул тугач ук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә… Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы нәсрани6 булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына… Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз… Татар диненчә тәрбия алганбыз…

 

Вәләкин… Тәрбиямез… коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.

2. Балалар – безнең шатлыкымыз… Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез… Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.

Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.

3. Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия кыйлуы бик читен, ай-һай, бик читен!..

Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.

Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган… бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.

III. Укымак – үз халкыбызга хезмәт итмәк

1. Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш – аерылма мәктәп ишегеннән… Синең бу барган юлың – галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән. Бу дөнья, бел… Максаты – иксез-чиксез бәхет; соңы – үсү, бөеклеккә күтәрелү… Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр.

Атагыз, анагызның шатлыгы сез, ике дөньяда йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, безнең саф динебезнең пакьлеге сез. Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез.

Мәгариф бакчасында очып йөр… Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач… Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!..

Мәгариф – хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны7… голүм8 вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер… Укып, балалар алга баралар…

 
Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
 

2. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше… Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк; аларның һәр сүгүе – синең өчен мактаныч кына…

Ялкаулык та наданлык – бүләк безгә Алладан… Тынма, эшлә, и сабый!.. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!.. Тәңредән эшләргә – көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йоклар төн. Иртә торгач та язарга, дәресең укырга тотын; тынма, эшлә, торма тик… Эш беткәч уйнарга ярый… Гомер итмәк – тырышмактыр ялыкмый, …гатәләт9 хурлыгын асла10 үзеңә ихтыяр итми. Мәгърифәт эзлә, бар әле…

Адаштым дип егълый күрмә: гыйлем чын эз табар әле… Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр… Бит шуңа бәйле бәхет-рәхәт.

3. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә…

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар… Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар – яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын…

Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр… тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак – хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – …гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер… «Укымак» ләфзы11 астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр.

5. Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар минем дә… Заман үтте. Азат булдым… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин…

Яшьләргә… уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр. Бу – безнең һәртөрле… бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр… Сүз башында әйткәнемезчә… Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен.

 
6. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
 
 
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!
 
 
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
 
 
Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
 
 
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
 
 
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
 

7. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан12 вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә13, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә14 мохтаҗ… Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, …яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.

Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомеремез бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер.

8. Әүвәл милләт укысын, белсен… Мәгариф тарату булсын бездә гадәт… Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк… Ходай орган җәһаләт15 бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?!

Мәктәпләр – безнең арсенал, татар. Надан булу – гарь, татар, аңгар дөнья тар, татар; алсаң өлеш һәр фәннән, бәхетең булыр яр, татар… Өмет анчак16 мәктәпләрдә генә!..

Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб, китсен тугъры… Тик шундин соң – шундый гайрәт аркасында мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр… Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез.

9. Мөгаллимнәр!.. Һәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит… Гыйлемнәр бакчасында күңел ачып йөрик… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф17 булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр…

Ишетмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем…

Белми хикмәтсез кеше хикмәт дигән сүз кадрене… Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече…

Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.

10. Киләчәктә… ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын… Аллаһы Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!..18

 

Без дә адәм угълы – адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз… Без – бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!

IV. Татар яшьләре

1. Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар… Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары…

Сөям сезне, сез – чын яшь егетләр; өмет бар сездә, сез – интеллигентлар. Телем, күңелем – бөтен барлыгым сездән риза; үткән чорда сезнең ишеләр булмаган. Сез – яңа пешкән, җитешкән баһадир; хәзер яшь баһадир – бәя биргесез. Без сезне гасырлар буе көтеп алдык; килерсез дип, һәрвакыт күз тегеп тордык. Сәламәт килдегезме – рәхим итегез!

Сез – күңел шатлыгы, таң җиле сез. Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез… Терелер өчен корбан кирәк…

Әгәр пәйгамбәр терелсә, …сезне ул, һичшиксез, тәбрикләр иде, сезне өндәр һәм димләр иде; дияр иде: каһарманнар, гайрәт итегез; гайрәт итеп, дөньяны хәйран итегез! Бу – нәфислек һәм матурлыкны арттыру; түгелдер бу – ахмаклык һәм бозыклык… Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер.

2. Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья? Бу дөнья – һәр ике дөньяда бәхетнең башы. Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз, чөнки бу – милләтне алга илтүче юл… Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез; ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез… Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек – без аның бик зур фәхерле19, чын бриллиант кашлары!

3. Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми… Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, вә юлны тапмый калмый һәр адашкан… Михнәт үтсен генә, адәм баласы тиз оныта аны…

Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул… Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшерен хәзинәңне йөрәктән, сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?.. Кача күр, кош кеби, мактауларыннан, хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан. Әгәр басса сине бер-бер заманны егъламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, утыр аулакка, кайда һич кеше юк, сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк. Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында, сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да – диген син: «Күзләрем никтер авырта, өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!..»

Бул кеше: байбәтчәләрнең калдыгы хәмерен көтеп, алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп!.. Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин… Арыслан… чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр… Тартыш кирәк, кирәк тартыш!..

Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас; теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!..» Кояшың яктырсын… Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс… Көтеп алган кадерле була… Тырышмалы!..

Шыр ялангач калдырылып талансам да, тормышта бик каты алдансам да, тукта әле, егъламыйм, Аллам юл ачар әле, дидем… Алла юл ачты…

Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас; үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас…

Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага; хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас. Хаклык үзенә иярүчене, һәрхәлдә, кире какмас; ялганны ялганга чыгарыр… Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас. Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы? Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс…

Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Угърашып20 торма җиһанда иң түбән мәхлук белән!.. Сипмә конфетти… сәфилләр21 өстенә: ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән…

Ләззәт вә тәм нәрсәдә?.. Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт… Бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

4. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк… Без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу – өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кебек кагыйдә инде… Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын… Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, …неграмотный үләчәк «зате галиләрдә»22 дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез… Инсаф кирәк… Тәкәллеф ише кимчелекләрне ташлыйк!..

Кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син…

Гафу итәсез… Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый… Моны яздым, киңәш бирдем, юаттым һәм тыйдым, куштым; шулай булмыйча хәл юк, инде калган мин генә дустың!

5. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә… Барып керик хөрриятнең кочагына, тәрәккыйнең күкләренә очмагына; бу егетләр безне дөнья оҗмахына кулдан тотып җитәклиләр…

Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше… Безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларымызны, корыган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугъры юлга күндерү мөшкилдер… Безне артка тарткан картлар мазарстан23 таба атлар.

6. Татар яшьләре… Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр… Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла.

7. Сез – интеллигентлар… Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар… Зыялыларымызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер…

Без шушы олуг мәмләкәтемезнең сакчысы вә чын гражданы… булырга тиешлемез.

8. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары!.. Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!..

Татар яшьләре!.. Һайдәңез… Милләткә… тәкрар әйтәмез…

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне…

Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Тиеш… үтәргә изге юлда бу гомер барсы түләү берлән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын…

Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм… Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

V. Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?

1. Артка карасак борылып… Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: «Аһ!» – дисең, – без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән…

Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

Мәгъмур24 Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр… Китте Касим, китте Казан. Бетте татар, кырылды хан… Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!..

Бу дөнья бер төркем вәхшиләргә рәхәт урын булды: болар, белмим, ни сәбәптән безнең өскә ябырылдылар. Болар яхшы кешеләрнең канын эчә, чөнки кан эчү аларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән татлырак…

Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Аһ, ник соң без булдык вәйран? Бөтен дөнья калды хәйран… Читен хәл. Гайрәтең җитсә – ерып чык, әгәр җитмәс исә – бет, шунда тончык!..

Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?.. Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде.

2. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк… Фида булган мөрәүвәтле25 бер җан кирәк.

3. Вакытында җирне селкеттек… Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Каршылык юктыр Ходайның иркенә.

4. И Җир, синдә – синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр?.. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым.

5. Дөньяда һәрнәрсә дә үз асылына бер әйләнә… Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән. Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел, күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел. Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәрекъ итмичә26, күп саташтырдык… шайтанны чын инсан белән. Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек – булсын кабул… Дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр.

6. Без һаман сабыр итәмез… Бу тормышка кальбән27 разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә.

7. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!..

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; инде эшлик саф, ачык күзләр белән… Сез үзеңезнең хәлеңезне төзәтергә теләсәңез, хәзер сезгә тырыша торган вакыт тәмам җитте… Фәиннә мәгаль госри йөсра28.

VI. Вөҗданың белән килеш

1. «Аһ!» – дисең, – без ник болай соң?..

Сүзне ничек башларга кирәк? Хәер, болай башласам да ярый бит… Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?.. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә… Китмәсен хак сүзгә һич кәефең синең… Тәнкыйть – кирәкле шәйдер… Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать…

Синең бар дөньяда күргән газабың, гөман юктыр, бозык булганга җаның… Иң начары: җан картайган, һәрнәрсәгә «барыбер» дип карый башлаган…

Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без… Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә… Закон белгән юрист юк бездә дип уйлау хата хәтта, печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр… Мәлганәт29, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбрәт безнең эш… Нифакъ30 выставкасында күп медаль алганымыз бардыр… Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык…

Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?..

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, былбыл урынына оя тоткач башында каргалар.

2. Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап… Һәр матурда начар якның берсе булгай… Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?.. Җан сатабыз, әллә нинди вак «тиен»нәргә карап… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без… Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап… Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!..

Кешеләр үзләрен анчак сөярләр, бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр…

Туктале, бер көн килер дә өйрәтер, әлбәттә, ләхет, миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс… Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар; анда адвокат та юктыр – акчага ялланмыйлар.

3. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!.. Җиһан шатлык белән хәсрәтне бер җиргә җыйган…

Килсә теләнче капкаңа, каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама… Булса – бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, сизми калма ак сакаллы картның Хозыр Ильяслыгын!

4. Дөресне сөйлә, …беркемнән дә курыкма; сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән…

Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр алдауга ышанмаска кирәк, алданмаңыз, карендәшләр, гафил улмаңыз… Алданмаңыз, болар сезнең дошманнарыңыздыр, болар тик үз файдалары өчен генә тырышып, сезне әсирлектән чыкмасын дип тырышучылардыр…

Дустлар, тугъры юлдан китик… Барыбер без алданмыйбыз дигәч алданмыйбыз!

5. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул – күпме алсаң да бетми…

Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот…»

Кире кайтыр – төкермә җилгә каршы… Кире төште угы башына, Нәмруд атып баккан иде Җәбраилгә каршы…

Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр… Алар ерткыч, алардан читтә бул син, алар барда, бүрең бер якта булсын…

Җитәр, инсаф кирәк, инсаф кирәк… Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл… Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң, барыбер син газапта… Газап китми кабердә тән черүдән…

Файдаланыйк киңлектән, ваз кичик мин-минлектән… Бүлик без бер алманы биш кисәккә… Җыйналып мәҗлес ясыйк… Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк.

6. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, эчә халык хәләл дип тә, хәрәм дип тә; «Кытайский әфлисуннар яшьнектә», – дип, «Эчми үткән яшьлек гомере әрәм», – дип тә…

Җөмләдән берсе… Мәктәпләрдә укыр чак… Мин… үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем. Мәсәлән, берзаман… минем илә күрешергә… авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:

 
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма… –
 

дигән бәетен ярдым да салдым…

Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Әхлаксызлык… Электән белгәнем хәлдә кешенең тышы яхшы, бозыклыгын эченең… хөкем итмим, Ходай кыйлыр үзе судын…

Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел! Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә…

 
Җөрмә монда, кайт илеңә, илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп, бутылкаңны җигәрсең…
 

Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?!

Эчә дустлар, чәкәшеп, күзне күзгә текәшеп; эчкән була карчык та – үзе беткән бетәшеп… Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: «Эчеңдәге суың чыгар, аның белән безне җылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр»…

Кулда – бильярд, карталары, эчеп сыра, тарта бары: бетерү җиңел ата малы…

Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр», – димә яңлыш, «Җибәргәндер», – дисәң – әүля!31

7. «Шайтан аздырган», имеш! «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек вөҗданың берлән килеш!.. Сезгә һәм безгә ни җитмәгән?.. «Әгузе» дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган…

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?!

1Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев исеме белән.
2Җәсарәт – батырлык, кыюлык.
3Парлак сурәттә муаффәкъ булу – якты зур уңышка ирешү.
4Заһир – ачык.
5Тәслим фитърәтендә – кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә.
6Нәсрани – христиан динендәге кеше.
7Нәҗат – котылу.
8Голүм – гыйлемнәр.
9Гатәләт – ялкаулык.
10Асла – һич тә.
11Ләфзы – сүзе.
12Мәнафигъ – мәнфәгать, интерес.
13Мөрәбби, мөрәббия – тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз.
14Сәляхият – сәләтлелек, талант, булдыклылык.
15Җәһаләт – наданлык.
16Анчак – бары тик.
17Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл.
18Ислах әйләйә – «төзәтсен» дигән мәгънәдә.
19Фәхерле – мактанычлы.
20Угърашу – бәйләнешү.
21Сәфил – түбән, вөҗдансыз бәндә.
22Зате гали – бөек зат.
23Мазарстан – каберлек, зират.
24Мәгъмур – төзек.
25Мөрәүвәтле – үз-үзен кызганмаучы.
26Фәрекъ итмичә – аермыйча.
27Кальбән – күңеленнән.
28Авырлык соңында җиңеллек тә була.
29Мәлганәт – түбәнлек, явызлык.
30Нифакъ – икейөзлелек.
31Әүля – дөресрәк.
1  2  3  4  5  6  7  8  9  10  11  12  13  14  15  16  17  18  19  20  21  22  23  24  25  26  27  28  29 
Рейтинг@Mail.ru